Эстер 5:2 - Изге Язма2 Ишегалдында басып торган Эстерне күреп, патшаның күңелендә мәрхәмәт уянды, һәм кулындагы алтын таягын ул Эстергә таба сузды. Эстер, патшага якынлашып, таякның очына орынды. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Бу кыз, Һегәйнең күңеленә ошап, аның алдында илтифат казанды. Һегәй аңа, озакка сузмыйча, бөтен бизәнү-ясану әйберләрен һәм тиешле ризыкны бирде; патша сараеннан аңа хезмәт күрсәтергә лаек дип табылган җиде кызны билгеләде; аны, шул кызлар белән бергә, патша хатыннары яшәгән йортның иң яхшы бүлмәсенә урнаштырды.
– Патша хезмәтендәге кешеләргә һәм патша өлкәләрендә яшәүче халыкларның һәммәсенә мәгълүм ки, сарай эченә, патша янына чакырылмыйча кергән һәркемне – ирме ул, хатын-кызмы – бер хөкем көтә, ул да булса – үлем; патша үзенең алтын таягы белән кемгә төртеп күрсәтсә, бары тик шул гына исән кала ала. Ә минем менә утыз көн инде патша янына чакырылганым юк.