9 Әгәр патша мәгъкуль күрсә, бу кавемне юк итү өчен әмер бирсен. Патшаның әмерен башкару эшенә мин патша казнасына ун мең талант көмеш кертер идем.
Ибраһим Эфронның тәкъдимен кабул итте: хиттиләр алдында Эфрон үзе билгеләгән һәм сәүдә кешеләре арасында кабул ителгән авырлык үлчәме белән аңа дүрт йөз шәкыл көмеш бирде.
Патша үзенең мөһер йөзеген бармагыннан салды да аны яһүдиләрнең дошманына – Агаг токымыннан булган Һамдата углы Һәмәнгә бирде,
Һәмән Ахашверош патшага әйтте: – Синең патшалыкның барлык өлкәләрендә халыклар арасына таралып-сибелеп яшәгән бер кавем бар, – диде. – Ул кавемнең кануннары башка барлык халыкларныкыннан үзгә – алар патша чыгарган кануннарны үтәмиләр. Шуңа күрә син аларны болай гына калдырырга тиеш түгел.
Мәрдәкәй үзе белән нәрсә булганын һәм яһүдиләрне юк итү өчен патша казнасына Һәмән вәгъдә иткән көмешнең күләме хакында аңа сөйләп бирде.
Чөнки безне саттылар – мине дә, халкымны да үтерергә, кырып бетерергә, юкка чыгарырга ният кылалар. Әгәр безне коллыкка гына саткан булсалар, мин дәшми дә калыр идем, башыбызга төшкән хәсрәт хакында хуҗама әйтеп тә тормас идем.
Шунда килданиләрдән берничә кеше, килеп, Нәбухаднессар патшага яһүдиләр өстеннән әләкләде: – Мәңге яшә, патшабыз!
Акча хисабы башлангач, аңа ун мең талант бурычы булган бер кешене китергәннәр.