Эстер 3:15 - Изге Язма15 Патша әмерен үтәргә ашыгып, чапкыннар юлга чыктылар. Башкала Шушанда әмерне игълан иткәннән соң, шәһәр халкы аптырап калды. Ә патша белән Һәмән шәраб эчәргә утырдылар. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Җиденче көнне, патшаның күңеле шәрабтан кәефләнгәч, ул үзенә хезмәт күрсәтүче Меһуман, Бизтә, Харбона, Бигтә, Абагта, Зетәр һәм Кәркәс исемле җиде хәрәм агасына таҗ кигән Вәшти мәликәне үз каршысына китерергә әмер бирде – җыелган халыкка һәм түрәләргә ул аның гүзәллеген күрсәтмәкче булды, чөнки мәликә бик чибәр иде.
– Бар, Шушандагы барлык яһүдиләрне бергә җый да минем өчен ураза тотыгыз – өч тәүлек буена көндез дә, төнлә дә ашамагыз һәм эчмәгез. Шулай ук мин дә үземнең хезмәтче кызларым белән бергә ураза тотармын. Шуннан соң, гәрчә канунга каршы булса да, патша хозурына керермен. Әгәр инде һәлак булам икән – булырмын.