14 Барча кавемнәр шушы көнгә әзер булып торсын өчен, канун көченә ия булган әмернең күчермәсен һәрбер өлкәдә, һәрбер кавемгә игълан итәргә тиеш иделәр.
Эстер эшнең асылын аңласын өчен, ул, Эстергә күрсәтсен дип, яһүдиләрне юк итү хакында Шушанда игълан ителгән әмернең күчермәсен Һатакка бирде; Эстергә патша янына керергә, үз халкы өчен аңа ялварырга, мәрхәмәтен сорарга кушты.