Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эстер 3:13 - Изге Язма

13 Уникенче айның (Адар аеның) унөченче көнендә «Яһүдиләр һәммәсе – яше-карты, бала-чагасы һәм хатын-кызы – бер көн эчендә үтерелергә, кырып бетерелергә, юкка чыгарылырга, ә мөлкәтләре таланырга тиеш», дигән хатлар чапкыннар аша патшалыктагы барлык өлкәләргә таратылды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эстер 3:13
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шулай итеп, патша һәм аның түрәләре язган хатларны алып, атчабарлар бөтен Исраил вә Яһүдә җире буйлап таралды. Патша боерыгы буенча алар шушы сүзләрне игълан итте: «Исраилиләр! Ибраһим, Исхак вә Исраилнең Алласына – Раббыга – йөзегез белән борылыгыз, шул чагында Ул да сезгә – Ашшур патшалары кулыннан котылып калган халыкка таба борылыр.


Чөнки безне саттылар – мине дә, халкымны да үтерергә, кырып бетерергә, юкка чыгарырга ният кылалар. Әгәр безне коллыкка гына саткан булсалар, мин дәшми дә калыр идем, башыбызга төшкән хәсрәт хакында хуҗама әйтеп тә тормас идем.


Эстер әйтте: – Әгәр хуҗам мәгъкуль күрә, һәм мин аның алдында илтифат казанганмын икән, әгәр бу эшне ул гадел дип саный, һәм мин аның күңеленә хуш киләм икән, Агаг токымыннан булган Һамдата углы Һәмәннең патшаныкы саналган барча өлкәләрдә яшәүче яһүдиләрне кырып бетерү турындагы хатлары гамәлдән чыгарылсын, дип әмер бирсә иде.


Уникенче айның (Адар аеның) унөченче көнендә патшаның боерык-фәрманын үтәр вакыт җитте. Ул көнне яһүдиләрнең дошманнары аларны буйсындырмакчы иделәр, ләкин, хәлләр кирегә үзгәреп, яһүдиләр үзләре өстенлек алды.


Яһүдиләр үзләренең барлык дошманнарын кырып бетерделәр – кылычтан уздырдылар, үтерделәр, юк иттеләр; дошманнары белән нәрсә эшләргә теләсәләр, шуны эшләделәр.


Көннәрем чапкыннан да тизрәк үтеп китә, чаба гына, әмма алда яхшы нәрсә күренми;


Мин Ашшурны денсез халыкка, ачуымны чыгарган кавемгә каршы җибәрәм: таласын ул аны, байлыгын тартып алсын, үзен урам пычрагын таптагандай таптасын.


«Шәһәребезне басып алдылар, кичүләрне кулга төшерделәр, ныгытмалар – ялкын эчендә, сугышчылар – куркуда!» дигән хәбәрне Бабил патшасына җиткерер өчен, чапкын арты – чапкын, йомышчы арты йомышчы йөгерә.


«Аяклары аларның кан түгәргә ашыга,


Рәхимлелек күрсәтмәгәннәргә хөкем рәхимсез булыр. Рәхимлелек исә хөкемнән өстен тора!


Хәзер син бар да амалыкыйлар җирен тар-мар китер, андагы бар нәрсәне тәмам кырып бетер, берсен-бер аяма: ир-атын вә хатын-кызын да, бала-чагасын вә күкрәк сабыен да, шулай ук үгез вә сарыкларын, дөя вә ишәкләрен дә үтереп ташла!»


Шуннан соң ул руханилар шәһәре Нобның да бөтен халкын кылычтан уздырды – ирләрнең һәм барлык хатын-кызның, яшүсмерләрнең һәм сабый балаларның, шулай ук үгез-сыерның, ишәк-сарыкларның гомере кылычтан өзелде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ