Эстер 3:12 - Изге Язма12 Беренче айның унөченче көнендә патша кәтипләре чакырылды; алар, Һәмән әмер иткәнчә, патша түрәләренә, барлык өлкәләрнең идарәчеләренә һәм барча халыкларның башлыкларына һәр өлкәнең үз язуында, һәр кавемнең үз телендә Ахашверош патша исеменнән боерык язып, бу боерык патша йөзеге белән мөһерләнде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
һәм, патша янына барып, аның фәрманы турында: – Син, патша, «Утыз көн дәвамында гозер белән сиңа түгел, ә башка бер илаһка яисә кешегә мөрәҗәгать иткән бәндәне арысланнар янына чокырга ыргытырга!» дигән карар раслаган идең түгелме?! – дип сорадылар. Патша: – Әлеге сүзем мадайлылар һәм фарсылар кануны кебек үк нык вә үзгәрмәс! – дип җавап кайтарды.