Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эстер 3:10 - Изге Язма

10 Патша үзенең мөһер йөзеген бармагыннан салды да аны яһүдиләрнең дошманына – Агаг токымыннан булган Һамдата углы Һәмәнгә бирде,

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эстер 3:10
7 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шулай дип, фиргавен, үзенең бармагыннан мөһер йөзеген салып, аны Йосыфның бармагына кигезде; аңа нәфис җитеннән тегелгән киемнәр бирде, муенына алтын чылбыр муенса такты.


Бу хәлдән соң Ахашверош патша Агаг нәселеннән Һамдата углы Һәмәнне югары күтәрде, аның урынын үз хезмәтендәге барлык түрәләрнекеннән югарырак куйды.


аннары аңа: – Бу көмешне һәм Яһүдә халкын сиңа тапшырам. Ул халык белән ни теләсәң, шуны эшлә, – диде.


Әгәр патша мәгъкуль күрсә, бу кавемне юк итү өчен әмер бирсен. Патшаның әмерен башкару эшенә мин патша казнасына ун мең талант көмеш кертер идем.


Эстер әйтте: – Безне күрәлмаучы явыз дошман – Һәмәндер! Ахашверош патша белән мәликә Эстердән Һәмәннең коты алынды.


Патша, Һәмәннән кире алган мөһер йөзеген салып, аны Мәрдәкәйгә бирде; Эстер исә Мәрдәкәйне Һәмән йортына идарәче итеп билгеләде.


Әмма патша исеменнән элек язылган һәм патша йөзеге белән мөһер сугылган хатны үзгәртергә ярамый. Инде хәзер сез, патша исеменнән яһүдиләр файдасына хат язып, патша йөзеге белән мөһер сугыгыз.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ