Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эстер 2:9 - Изге Язма

9 Бу кыз, Һегәйнең күңеленә ошап, аның алдында илтифат казанды. Һегәй аңа, озакка сузмыйча, бөтен бизәнү-ясану әйберләрен һәм тиешле ризыкны бирде; патша сараеннан аңа хезмәт күрсәтергә лаек дип табылган җиде кызны билгеләде; аны, шул кызлар белән бергә, патша хатыннары яшәгән йортның иң яхшы бүлмәсенә урнаштырды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эстер 2:9
12 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Раббы аның янында булды, мәрхәмәтен ирештереп, зинданбашы күңелендә Йосыфка карата рәхимле караш уятты.


Йосыф шулай, хуҗасы күңеленә хуш килеп, аның хезмәтчесе булып китте. Ахырда Потифар үзенең өе белән идарә итүне, барлык хуҗалык эшләрен Йосыф кулына тапшырды.


Синең алда кылган гөнаһларын һәм хилаф эшләрен кичерсәң, әсир алучыларның күңелендә аларга карата мәрхәмәт уятсаң иде,


Шулай ук Аллаһы йортының капкасын, шәһәр диварларын һәм минем үземә өй салыр өчен, агач бирүен сорап, патша урманнарын саклаучы Асафка да хат язып бирсә иде, – дидем. Патша сораганымны бирде, чөнки миңа Аллам ярдәм итә иде.


Ахашверош патша хозурына керергә нәүбәте җиткәнче, һәр кыз унике ай дәвамында хәзерлек күрергә – алты ай дәвамында мирра мае, калган алты айда башка төрле хуш исле майлар белән сөртенергә тиеш иде. Унике ай тәмамланып, Ахашверош патша хозурына керер вакыт җиткәч, патша хатыннары яшәгән йорттан патша сараена китүче кызга үзе теләгән әйберне алырга рөхсәт ителә иде.


– Патша үзенең барлык өлкәләренә күзәтүчеләр җибәрсен; алар, килеш-килбәте, йөзе-бите чибәр барлык яшь кызларны җыеп, Шушан башкаласында патша хатыннары яшәгән йортка, шул хатыннарны саклаучы хәрәм агасы Һегәй кул астына китерсеннәр; аларга бизәнү-ясану өчен кирәк булган бар әйбер бирелсен, һәм кызларның патшага иң ошаганы Вәшти урынына мәликә булсын, – диделәр. Бу киңәш патша күңеленә хуш килде, һәм ул шулай эшләде дә.


Ишегалдында басып торган Эстерне күреп, патшаның күңелендә мәрхәмәт уянды, һәм кулындагы алтын таягын ул Эстергә таба сузды. Эстер, патшага якынлашып, таякның очына орынды.


Кешенең юлы Раббыга мәгъкуль булса, Раббы аны дошманнары белән дә татулаштырыр.


Хезмәтчеләр башлыгы күңелендә Даниилга карата Аллаһы мәрхәмәт вә шәфкать уяткан булса да,


барлык хәсрәтләрдән коткарган. Йосыфны зирәк акыллы итеп, Аллаһы аңа Мисыр патшасы булган фиргавеннең илтифатлылыгын биргән. Фиргавен аны Мисырга һәм үзенең бөтен сараена идарәче итеп билгеләгән.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ