6 Әлеге Мәрдәкәйне Яһүдә патшасы Якөнья һәм башка әсирләр белән бергә Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалимнән сөреп җибәргән иде.
Яһүдә патшасы Яһояхин, үзенең әнкәсе, хезмәтчеләре, түрәләре һәм сарай кешеләре белән бергә Бабил патшасы янына чыгып, аның кулына бирелде. Шулай итеп, Бабил патшасы хакимлегенең сигезенче елында Яһояхин әсир төште.
Яһоякыйм дөнья куйгач, аның урынына патша булып углы Яһояхин килде.
Кылычтан исән калган кешеләрне әлеге патша Бабилгә сөрде; алар ул җирдә аның һәм угылларының колы булды. Бу хәл Фарсы патшалыгы көч туплаганчы
– Үз Затымнан ант итәм: Син, Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхин, уң кулымдагы мөһер йөзеге булсаң да, салып ташлар идем, – дип белдерә Раббы. –
Яһояхин дигән бу кеше – чыгарып ыргытылган, ярык бер чүлмәкме?! Әллә ул кирәксез бер савытмы?! Ни өчен ул вә аның токымы чыгарып ыргытылган, үзләре белмәгән ят бер илгә олактырылган соң?
Бабил патшасы Нәбухаднессар Иерусалимнән Яһүдә патшасы Яһоякыйм углы Яһояхинны, аның белән бергә Яһүдәнең түрәләрен, балта осталарын вә тимерчеләрен Бабилгә әсирлеккә алып киткәч, Раббыдан миңа вәхи иңде, һәм мин шуны күрдем: Раббы йорты алдында инҗир салынган ике кәрзин тора иде.