Эстер 2:5 - Изге Язма5 Шушан башкаласында Мәрдәкәй исемле бер яһүди бар иде. Беньямин ыругындагы Кыйш тудырган Шимгый углы Яһирдан туган иде ул. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
– Патша үзенең барлык өлкәләренә күзәтүчеләр җибәрсен; алар, килеш-килбәте, йөзе-бите чибәр барлык яшь кызларны җыеп, Шушан башкаласында патша хатыннары яшәгән йортка, шул хатыннарны саклаучы хәрәм агасы Һегәй кул астына китерсеннәр; аларга бизәнү-ясану өчен кирәк булган бар әйбер бирелсен, һәм кызларның патшага иң ошаганы Вәшти урынына мәликә булсын, – диделәр. Бу киңәш патша күңеленә хуш килде, һәм ул шулай эшләде дә.