22 Мәрдәкәй, бу хакта белеп, Эстер мәликәгә җиткерде, Эстер исә Мәрдәкәй исеменнән һәммәсен патшага сөйләп бирде.
Патшага хезмәт күрсәтүче хәрәм агаларыннан Харбона исемлесе шулчак: – Менә, патшага игелек кылган Мәрдәкәйне асар өчен Һәмән эшләткән илле аршын биеклегендәге дар агачы Һәмәннең өе янында тора, – диде. Шуннан патша: – Алайса аны шунда асыгыз! – дип боерды.
Хәтта күңелеңнән генә булса да патшага каршы яман телләнмә; йокы бүлмәңдә байга каршы яман телләнеп сукранма: юкса күк кошының синең сүзләреңне эләктереп алып китүе һәм, канатландырып, аларны сибеп йөрүе мөмкин.
Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Зирәклеге һәм белеме никадәр тирән! Хөкемнәре акыл ирешмәслек, юллары эзләп тапмаслык!
Һәркем үзе турында гына түгел, башкалар хакында да кайгыртсын.