21 Мәрдәкәй Патша капкасы төбендә утырган көннәрдә патшаның ике хәрәм агасы – күңелләрендә ачу саклаган ишек сакчылары Бигтән белән Тереш – Ахашверош патшага кул салырга ният иттеләр.
Аннары Әвишәйгә һәм үзенең барлык хезмәтчеләренә мөрәҗәгать итеп: – Әгәр минем орлыктан туган углым минем җанны кыярга ниятли икән, Беньямин ыругыннан булган әлеге адәмнән нәрсә көтәргә кала?! – дип өстәде. – Тимәгез аңа, яманлый бирсен, Раббы шулай кушкандыр.
Аның хезмәтчеләреннән Зимри исемле берәү – сугыш арбаларының яртысы белән җитәкчелек итүче адәм – аңа каршы фетнә оештырды: Элаһ Тирсадагы патша сарае башлыгы Арса йортында эчеп исергәч,
Йоаш хезмәтчеләре аңа каршы фетнә оештырдылар һәм Силла аймагына төшә торган юл буенда урнашкан Бәйт-Миллода үтереп чыктылар.
Беркөн Амон хезмәтчеләре, аңа каршы фетнә оештырып, аны үз өендә үтереп чыктылар.
Ахашверош патшалык итә башлаган чорда, дошманнар, Яһүдә вә Иерусалим халкын гаепләп, шикаять яздылар.
Кызларны икенче тапкыр җыйнаган вакытта, Мәрдәкәй Патша капкасы төбендә утыра иде.
Ул төнне Ахашверош патшаның күзенә йокы кермәде. Ул, патшалыктагы истәлекле вакыйгалар теркәлгән китапны китертеп, кычкырып укырга боерды.
Анда Ахашверош патшага кул салырга ният корган ике хәрәм агасы – ишек сакчылары Бигтән белән Тереш хакында Мәрдәкәйнең хәбәре язылган иде.
Кулың яратканнарның һәммәсе Сиңа, Раббы, рәхмәтен белдерер, тугрыларың мактау-шөкерләр яудырыр.
Даниилның гозере буенча, патша Бабил илендәге эшләр белән идарә итәргә Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне куйды, Даниил үзе исә патша сараенда торып калды.