20 Эстер исә үзенең нәселе һәм кавеме турында, Мәрдәкәй кушканны үтәп, һаман берни белдермәде, Мәрдәкәй тәрбиясендә булган вакыттагы кебек, хәзер дә аның сүзен төгәл үтәде.
Эстер үзенең нинди кавемнән һәм нинди нәселдән булуы турында беркемгә сөйләмәде, чөнки Мәрдәкәй аңа бу хакта әйтмәскә кушкан иде.
Мәрдәкәй – агасының кызы Һадассаны (аның икенче исеме – Эстер) тәрбияләп үстергән кеше иде, чөнки кызның атасы да, анасы да юк иде. Бу кыз килеш-килбәте белән күркәм, йөзгә дә чибәр иде. Кызның ата-анасы үлгәч, Мәрдәкәй аны үз тәрбиясенә алган иде.