19 Кызларны икенче тапкыр җыйнаган вакытта, Мәрдәкәй Патша капкасы төбендә утыра иде.
Мәрдәкәй Патша капкасы төбендә утырган көннәрдә патшаның ике хәрәм агасы – күңелләрендә ачу саклаган ишек сакчылары Бигтән белән Тереш – Ахашверош патшага кул салырга ният иттеләр.
Әмма бу мине һич тә канәгатьләндерми; минем өчен иң ачу китергәне – яһүди Мәрдәкәйнең патша сарае капкасы төбендә утыруын күрүдер, – диде.
Һәмән ул көнне мәҗлестән шат һәм көр күңел белән чыкты. Әмма сарай капкасы төбендә, ихтирам күрсәтеп аягүрә торып басмаган, аның каршында калтырап калмаган Мәрдәкәйне күргәч, Һәмәннең ачуы кузгалды.
Даниилның гозере буенча, патша Бабил илендәге эшләр белән идарә итәргә Шадрах, Мешах һәм Әбеднәгүне куйды, Даниил үзе исә патша сараенда торып калды.