17 Эстерне патша барлык хатыннарыннан артыграк яратты – башкаларга караганда Эстер патшаның илтифатын һәм ягымлылыгын ныграк казанды. Патша аның башына таҗ кидерде һәм аны Вәшти урынына мәликә итте.
Ахашверош патша хакимлегенең җиденче елында, унынчы айда (Тебет аенда) Эстер патша өенә аяк басты.
Әгәр шундый вакытта дәшми калсаң, яһүдиләргә ярдәм һәм котылу башка урыннан килер, әмма син һәм атаңның гаиләсе һәлак булыр. Кем белгән, бәлки син нәкъ менә шушындый вакыт өчен мәликә дәрәҗәсенә ирешкәнсеңдер дә.
Су ташкыннары кебек, патшаның күңел теләкләре дә Раббы ихтыярында: Ул аларны кая теләсә, шул тарафка юнәлтә.
Урмандагы барлык агачлар шуны беләчәк: Мин, Раббы, биек агачны тәбәнәгәйтәм, тәбәнәк агачны биегәйтәм, яшел агачны корытам, ә корыган агачны чәчәк ата торган итәм». Боларны Мин, Раббы, әйттем һәм шулай эшләячәкмен дә.
Мескен бәндәне Ул – тузан арасыннан, фәкыйрь-юксылны көл-туфрактан күтәреп торгыза. Түрәләр арасына утыртып, мирас итеп данлы урын бирә аларга. Җирнең нигезе Раббыныкыдыр, дөньяны Ул шул нигезгә урнаштырган.