Эстер 2:16 - Изге Язма16 Ахашверош патша хакимлегенең җиденче елында, унынчы айда (Тебет аенда) Эстер патша өенә аяк басты. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
– Патша үзенең барлык өлкәләренә күзәтүчеләр җибәрсен; алар, килеш-килбәте, йөзе-бите чибәр барлык яшь кызларны җыеп, Шушан башкаласында патша хатыннары яшәгән йортка, шул хатыннарны саклаучы хәрәм агасы Һегәй кул астына китерсеннәр; аларга бизәнү-ясану өчен кирәк булган бар әйбер бирелсен, һәм кызларның патшага иң ошаганы Вәшти урынына мәликә булсын, – диделәр. Бу киңәш патша күңеленә хуш килде, һәм ул шулай эшләде дә.
Шул рәвешле, өченче айның (Сиван аеның) егерме өченче көнендә, патша кәтипләре чакырылып, яһүдиләргә, түрәләргә, патшалыкның Һиндстаннан Хәбәшстанга кадәр булган йөз егерме җиде өлкәнең идарәчеләренә һәм башлыкларына, һәр өлкәнең үз язуында, һәр кавемнең үз телендә, яһүдиләргә дә үз язуында һәм үз телендә, Мәрдәкәй әмер иткәнчә, хатлар язылды.