Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эстер 2:15 - Изге Язма

15 Мәрдәкәй тәрбияләп үстергән, агасы Абихаилнең кызы Эстергә патша янына керү нәүбәте җиткәч, Эстер, патша хатыннары яшәгән йортның сакчысы – хәрәм агасы Һегәй киңәш иткәннән тыш, һичнәрсә сорамады. Эстергә карап, һәрбер кеше соклана иде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эстер 2:15
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Кыз кичен керә, ә иртәгесен патша хатыннары яшәгән башка йортка, патшаның җарияләр сакчысы – хәрәм агасы Шагашгәз күзәтчелегенә китерелә иде; әгәр кызны патша өнәп бетермәсә һәм аны, исеме белән атап, кабат чакырмаса, патша янына ул кыз бүтән керми иде.


Ахашверош патша хакимлегенең җиденче елында, унынчы айда (Тебет аенда) Эстер патша өенә аяк басты.


– Патша үзенең барлык өлкәләренә күзәтүчеләр җибәрсен; алар, килеш-килбәте, йөзе-бите чибәр барлык яшь кызларны җыеп, Шушан башкаласында патша хатыннары яшәгән йортка, шул хатыннарны саклаучы хәрәм агасы Һегәй кул астына китерсеннәр; аларга бизәнү-ясану өчен кирәк булган бар әйбер бирелсен, һәм кызларның патшага иң ошаганы Вәшти урынына мәликә булсын, – диделәр. Бу киңәш патша күңеленә хуш килде, һәм ул шулай эшләде дә.


Ахашверош патша шул көнне үк яһүдиләр дошманы Һәмәннең йортын Эстер мәликәгә бирде; Мәрдәкәй исә патша алдына килде, чөнки Эстер аның үзенә туган булуын әйткән иде инде.


Пурим турындагы хат раслансын өчен, Абихаил кызы Эстер мәликә һәм яһүди Мәрдәкәй тагын бер абруйлы хат язып җибәрделәр.


Раббыдан курку һәм Аны хөрмәт итү зирәклекне арттырыр, ә күндәм-тыйнак булу дан-хөрмәткә юл ачар.


тик минем күгәрченем, аппагым – бердәнбер! Ул – әнисенең дә бердәнбере, әнисенең дә сөекле кызы. Яшь кызлар, мәликәләр һәм җарияләр аны күрделәр дә – барысы да мактау яудырды,


Мин – дивар, күкрәкләрем дә манарадай калку. Мин аның каршында күңел тынычлыгы бирүче бер кыз булып пәйда булырмын.


барлык хәсрәтләрдән коткарган. Йосыфны зирәк акыллы итеп, Аллаһы аңа Мисыр патшасы булган фиргавеннең илтифатлылыгын биргән. Фиргавен аны Мисырга һәм үзенең бөтен сараена идарәче итеп билгеләгән.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ