Эстер 2:14 - Изге Язма14 Кыз кичен керә, ә иртәгесен патша хатыннары яшәгән башка йортка, патшаның җарияләр сакчысы – хәрәм агасы Шагашгәз күзәтчелегенә китерелә иде; әгәр кызны патша өнәп бетермәсә һәм аны, исеме белән атап, кабат чакырмаса, патша янына ул кыз бүтән керми иде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
– Патша хезмәтендәге кешеләргә һәм патша өлкәләрендә яшәүче халыкларның һәммәсенә мәгълүм ки, сарай эченә, патша янына чакырылмыйча кергән һәркемне – ирме ул, хатын-кызмы – бер хөкем көтә, ул да булса – үлем; патша үзенең алтын таягы белән кемгә төртеп күрсәтсә, бары тик шул гына исән кала ала. Ә минем менә утыз көн инде патша янына чакырылганым юк.