8 Эчү ихтыяри булды, һичкем мәҗбүр итмәде, чөнки патша үз сараендагы барлык хезмәтчеләренә: «Һәркем теләгән кадәр эчсен», – дип әмер биргән иде.
Эчемлекләр төрледән-төрле алтын савытларга салып бирелде; юмарт патшаның шәрабы мул иде.
Нәкъ шул ук вакытта Вәшти мәликә Ахашверош патша сараенда хатыннар өчен мәҗлес үткәрде.
Атабыз, Рехаб углы Йонадаб, васыять иткәннең без барысын да үтибез: беркайчан шәраб эчмибез, хатыннарыбыз, угыл-кызларыбыз да эчми.
Бабил – Раббы кулындагы алтын касә иде, бөтен дөньяны исертте ул; аның шәрабын эчеп, халыклар акылларын җуйдылар.
Шуннан соң Гайсә аларга: – Инде чумырып алыгыз да туй башлыгына илтеп бирегез, – диде. Алар илтеп бирделәр.