7 Эчемлекләр төрледән-төрле алтын савытларга салып бирелде; юмарт патшаның шәрабы мул иде.
Сөләйманның эчемлек өчен бөтен касәләре алтыннан булып, «Ливан урманы йорты»ндагы бөтен савыт-саба да саф алтыннан иде; биредә бер генә көмеш әйбер дә булмый, чөнки, Сөләйман патшалык иткән чорда, көмеш бик тә очсыз әйбер санала иде.
Эчү ихтыяри булды, һичкем мәҗбүр итмәде, чөнки патша үз сараендагы барлык хезмәтчеләренә: «Һәркем теләгән кадәр эчсен», – дип әмер биргән иде.
Эстер хөрмәтенә Ахашверош барлык түрәләр һәм үз хезмәтендәге кешеләр өчен зур мәҗлес оештырды, өлкәләрдә бәйрәм ясаттырды һәм патшаларча юмартлык белән бүләкләр өләште.
Бөтен Сүрия буйлап Аның хакында хәбәр таралды. Янына төрле авырулардан һәм интектергеч чирләрдән җәфаланганнарны, җенлеләрне, өянәк белән авырганнарны һәм паралич сукканнарны алып килделәр. Гайсә аларны савыктырды.