21 Бу сүзләр патша һәм түрәләрнең күңеленә бик хуш килде. Ахашверош нәкъ Мемүкән әйткәнчә эшләде.
Бу мәслихәт фиргавенгә вә аның барлык хезмәтчеләренә хуш килде.
Әгәр патша мәгъкуль күрсә, ул: «Вәшти мәликә моннан ары Ахашверош патша хозурына килмәячәк», – дип, үз исеменнән әмер бирсен. Бу әмер Фарсы һәм Мадай кануннарына язылып үзгәртелмәсен, ә мәликәлек дәрәҗәсен исә патша, Вәштидән алып, яхшырак башка хатынга бирсен.
Бөтен бөек патшалыкка игълан ителәчәк бу әмерне ишеткәннән соң, барлык хатыннар үзләренең ирләрен, бай яки ярлы булуына карамастан, хөрмәт итә башларлар.
«Һәрбер ир үз өендә хуҗа булсын» дигән хатлар патшалыкның барлык өлкәләренә, һәр өлкәнең үз язуы белән, һәр кавемнең үз телендә җибәрелде. Бу әмер һәрбер телдә игълан ителде.