Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эстер 1:2 - Изге Язма

2-3 Аның тәхете Шушан каласындагы кальгада урнашкан иде. Хакимлегенең өченче елында ул, барлык түрәләрен, үз хезмәтендәге кешеләрне, шулай ук Фарсы һәм Мадай гаскәрбашларын, өлкә хакимнәрен һәм башлыкларын мәҗлескә җыеп,

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эстер 1:2
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Давыт патша шулай үз сараенда яши бирде. Раббы аңа әйләнә-тирәсендәге дошманнарыннан ял итәргә мөмкинлек тудырды.


Сөләйман патша тәхеткә утырды инде.


Хәкәлия углы Нәхәмия сүзләре. Фарсы патшасы Артахшаста хакимлегенең егерменче елында, Кисләү аенда мин Шушан кальгасында идем.


– Патша үзенең барлык өлкәләренә күзәтүчеләр җибәрсен; алар, килеш-килбәте, йөзе-бите чибәр барлык яшь кызларны җыеп, Шушан башкаласында патша хатыннары яшәгән йортка, шул хатыннарны саклаучы хәрәм агасы Һегәй кул астына китерсеннәр; аларга бизәнү-ясану өчен кирәк булган бар әйбер бирелсен, һәм кызларның патшага иң ошаганы Вәшти урынына мәликә булсын, – диделәр. Бу киңәш патша күңеленә хуш килде, һәм ул шулай эшләде дә.


Шушан башкаласында Мәрдәкәй исемле бер яһүди бар иде. Беньямин ыругындагы Кыйш тудырган Шимгый углы Яһирдан туган иде ул.


Патша әмерен үтәргә ашыгып, чапкыннар юлга чыктылар. Башкала Шушанда әмерне игълан иткәннән соң, шәһәр халкы аптырап калды. Ә патша белән Һәмән шәраб эчәргә утырдылар.


– Бар, Шушандагы барлык яһүдиләрне бергә җый да минем өчен ураза тотыгыз – өч тәүлек буена көндез дә, төнлә дә ашамагыз һәм эчмәгез. Шулай ук мин дә үземнең хезмәтче кызларым белән бергә ураза тотармын. Шуннан соң, гәрчә канунга каршы булса да, патша хозурына керермен. Әгәр инде һәлак булам икән – булырмын.


Тәгъбирче вә тылсымчылар, күрәзәче вә фалчылар җыелгач, мин аларга күргән төшемне сөйләдем, әмма алар аның мәгънәсен аңлата алмадылар.


Күз алдыма килгән әлеге күренештә мин үземне Элам өлкәсендәге Шушан ныгытмасында, Улай елгасы буенда күрдем.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ