16 Патша һәм түрәләр алдында Мемүкән җавап бирде: – Вәшти мәликә бер патша каршында гына түгел, бәлки барлык түрәләр һәм Ахашверош патшалыгының барлык өлкәләрендәге халык-кавемнәр каршында да гаепле, – диде. –
Ахашверош патшалык итә башлаган чорда, дошманнар, Яһүдә вә Иерусалим халкын гаепләп, шикаять яздылар.
– Ахашверош патшаның хәрәм агалары аша белдергән әмерен тыңламаган өчен, Вәшти мәликәгә канун нишләргә куша? – дип сорады.
Мәликәнең әлеге кыланышы бөтен хатыннарга ишетеләчәк, шуннан соң алар үзләренең ирләрен бөтенләй санга сукмый башлаячак, «Ахашверош патша Вәшти мәликәне үзенең каршына китерергә әмер биргән икән дә, ә ул килмәгән», – диячәк,
Паул сүзен башларга гына теләгән иде, Гәллиун: – Яһүдиләр! Әгәр нинди дә булса явыз эш яки җинаять кылынган булса, сезне түземлек белән тыңлау өчен сәбәп булыр иде.
– Мин хәзер кайсар мәхкәмәсендә торам һәм шунда хөкем ителергә тиешмен. Син үзең дә яхшы беләсең, мин яһүдиләрне үпкәләтерлек бернәрсә дә эшләмәдем.