15 – Ахашверош патшаның хәрәм агалары аша белдергән әмерен тыңламаган өчен, Вәшти мәликәгә канун нишләргә куша? – дип сорады.
Ахашверош патшалык итә башлаган чорда, дошманнар, Яһүдә вә Иерусалим халкын гаепләп, шикаять яздылар.
Ул чакта аңа иң якын дигәннәре Кәршенә, Шетар, Адмата, Таршиш, Мерес, Марсена, Мемүкән булып, алар патша белән еш очрашучы һәм патшалыкта югары урыннарда утыручы җиде Фарсы һәм Мадай түрәсе иде. Патша алардан:
Патша һәм түрәләр алдында Мемүкән җавап бирде: – Вәшти мәликә бер патша каршында гына түгел, бәлки барлык түрәләр һәм Ахашверош патшалыгының барлык өлкәләрендәге халык-кавемнәр каршында да гаепле, – диде. –
Һәмән кергәч, патша аңардан: – Бүләкләргә теләгән кешесенә патша нинди хөрмәт күрсәтә ала? – дип сорады. Һәмән үзалдына: «Патша миннән башка тагын кемгә хөрмәт күрсәтсен икән?!» – дип уйлап куйды.