Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Эстер 1:10 - Изге Язма

10-11 Җиденче көнне, патшаның күңеле шәрабтан кәефләнгәч, ул үзенә хезмәт күрсәтүче Меһуман, Бизтә, Харбона, Бигтә, Абагта, Зетәр һәм Кәркәс исемле җиде хәрәм агасына таҗ кигән Вәшти мәликәне үз каршысына китерергә әмер бирде – җыелган халыкка һәм түрәләргә ул аның гүзәллеген күрсәтмәкче булды, чөнки мәликә бик чибәр иде.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Эстер 1:10
16 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Йосыф аларга ризык артыннан ризык җибәрттерә торды. Беньямин алдына куелган азык абыйларының һәркайсыныкына караганда биш өлеш артыграк иде. Шулай ашап-эчеп, алар Йосыф хозурында хуш вакыт кичерделәр.


Абшалум исә үзенең хезмәтчеләренә: – Амнуннан күз алмагыз; ул, шәраб эчеп, кәефләнеп китүгә, мин сезгә: «Амнунга һөҗүм итегез!» – дип әйтермен, һәм сез аны үтерерсез. Курыкмагыз, мин сезгә шулай боерам, кыю һәм батыр булыгыз! – диде.


Нәкъ шул ук вакытта Вәшти мәликә Ахашверош патша сараенда хатыннар өчен мәҗлес үткәрде.


Патша әмерен үтәргә ашыгып, чапкыннар юлга чыктылар. Башкала Шушанда әмерне игълан иткәннән соң, шәһәр халкы аптырап калды. Ә патша белән Һәмән шәраб эчәргә утырдылар.


Патшага хезмәт күрсәтүче хәрәм агаларыннан Харбона исемлесе шулчак: – Менә, патшага игелек кылган Мәрдәкәйне асар өчен Һәмән эшләткән илле аршын биеклегендәге дар агачы Һәмәннең өе янында тора, – диде. Шуннан патша: – Алайса аны шунда асыгыз! – дип боерды.


Шәраб мәсхәрәгә калдыра, каты эчемлек дуамалландыра; алар белән мавыгучы һәркем акылсыз.


И Лемуил, шәраб эчү – патшалар шөгыле түгел, каты эчемлекләр эзләп йөрү – башлык-түрәләр эше түгел.


Мәҗлес күңел ачу өчен ясалыр; шәраб тормышны күңелле итәр өчен эчелер. Әмма боларның һәммәсе өчен көмеш кирәк.


Кәефләнеп алган пелештиләр берзаман: – Шимшонны алып килегез әле, бераз күңелебезне күтәрсен, – диделәр. Шимшонны зинданнан алып чыгып, аңа халыкның күңелен ачарга боердылар. Шимшонны ике багана арасына бастырып куйдылар,


Ирләр бергә утырып ашадылар, эчтеләр, һәм яшь ханымның атасы: – Тагын бер төнгә кал, күңелең булганчы ял ит, – дип, аны кыстарга тотынды.


Ашап-эчеп күңеле хушланганнан соң, Богаз эскерт төбенә барып йокларга ятты. Рут исә, акрын гына килеп, аның аяк очындагы җәймәсен күтәрде дә шунда кереп ятты.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ