5 Аларның ямау салынган аяк киемнәре теткәләнеп, өс киемнәре тузып, юлда ашарга алган икмәкләре кибеп-күгәреп беткән иде.
Ә атасы үзенең хезмәтчеләренә: «Иң яхшы кием алып килеп, аны киендерегез, бармагына йөзек бирегез, аякларына башмаклар кидерегез.
«Кырык ел буе Мин, Раббы, сезне чүл буйлап йөрттем, тик сезнең өс киемегез дә, аяк киемегез дә тузмады.
Капка бикләрең синең, Ашер, тимердәндер, бакырдандыр; көчең дә, гомерең кебек, бетмәс булсын».
Менә бу икмәкне сезнең янга килергә чыккан көнне өйләребездән әле җылы килеш алып киткән идек, ә хәзер ул әнә кибеп-күгәреп бетте.
Шәраб тутырган чакта, бу турсыкларыбыз да яңа иде, инде ертылды; өс вә аяк киемнәребез дә, ераклардан килә торгач, тәмам сизерәп бетте.
хәйлә корды: алар ризык хәстәрләделәр дә, тузып беткән капчыкларын вә кырык ямаулы шәраб турсыкларын ишәкләренең сыртына салып, юлга чыктылар.
Шушы кыяфәттә алар Ешуа янына, исраилиләрнең Гилгәлдәге станына килеп: – Без бик ерак җирләрдән килдек. Безнең белән килешү төзегез, – диделәр.