27 Әмма Ешуаның фәрманы буенча, хиввиләр шул көннән башлап бөтен Исраил халкы һәм Раббы сайлаган һәр урында куелган Раббы мәзбәхе өчен утын кисәргә, су ташырга тиеш булдылар; бу эшне алар әле дә башкара.
Без сиңа кирәк булган күләмдә Ливан агачы әзерләрбез һәм, саллар ясап, диңгез буйлап Яфуга агызырбыз, ә син аларны шуннан Иерусалимгә ташырсың.
Сугышта катнашканнарның өлешеннән һәр биш йөзенче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны ал да, Раббыга салым итеп,
Исраил халкы өлешеннән һәр илленче әсирне, үгезне, ишәкне һәм сарыкны Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бир.
Муса, Раббы әмер иткәнчә, исраилиләр өлешеннән кеше һәм терлекнең илледән берен Раббының Изге чатырында хезмәт итүче левиләргә бирде.
Шул вакытта Раббы Аллагыз Үз исеме өчен нинди урынны сайласа, мин кушкан һәммә нәрсәне: тулаем яндыру һәм башка корбаннарыгызны, жирегездән алган уңышның уннан бер өлешен, махсус сайланган бүләкләрегезне, Раббыга нәзер итеп аерып куелган барлык бүләкләрне шунда китерегез.
ыругларыгыз арасыннан Раббы Аллагыз сайлап алган урында гына тулаем яндыру корбаннары китерегез һәм мин кушканнарның барысын шунда эшләгез.
Раббы Аллагыз барлык ыруг җирләре арасыннан Үз исеме өчен сайлаган урынга табынырга барыгыз,
яши бирсеннәр. Ләкин алар безнең өчен утын кисәргә һәм су ташырга тиеш булырлар, – диде. Башлыкларның сүзләре белән бөтен җәмәгать килеште.
Ешуа хиввиләрне яклап калды, һәм исраилиләр аларның җаннарын кыймады.