19 Башлыклары исә: – Без Исраилнең Раббы Алласы белән ант иттек, шулай булгач, аларга һөҗүм итә алмыйбыз.
Минем сиңа үгетем шул: патшаның әмерен тот – бу синең Аллаһы алдында биргән антыңа бәрабәр.
Һәркемне: гаделне һәм гаделсезне дә, игелеклене һәм явызны да, пакьне һәм нәҗесне дә, корбан бирүчене һәм корбан бирмәүчене дә бер үк язмыш көтә; гаепсезгә ничек булса, гаеплегә дә – шул ук язмыш; ант итүчегә дә, ант итәргә куркучыга да – бер үк төрле.
ант иткәндә, дөреслек, гаделлек вә тәкъвалык белән: „Раббы Үзе шаһиттыр!“ – дип әйтсәң иде. Шул чагында халыклар Минем фатихамны алырга омтылыр һәм Минем белән мактаныр иде».
Әмма исраилиләр аларга һөҗүм итмәде, чөнки җәмәгать башлыклары Исраилнең Раббы Алласы белән ант иткән иде. Җәмәгать башлыкларының бу эшләренә Исраил халкы сукранырга тотынды.
Без менә нәрсә эшләрбез: Раббы каһәре төшмәсен өчен, ант-вәгъдәбезне бозмабыз, аларның җаннарын кыймабыз –