13 Шәраб тутырган чакта, бу турсыкларыбыз да яңа иде, инде ертылды; өс вә аяк киемнәребез дә, ераклардан килә торгач, тәмам сизерәп бетте.
Яңа шәрабны иске турсыкка салмыйлар, югыйсә иске турсык тишелер дә шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр. Киресенчә, яңа шәрабны яңа турсыкка салалар. Шул вакытта шәраб та, турсык та сакланып калыр, – дип җавап бирде.
Шулай ук яңа шәрабны да иске турсыкка салмыйлар, югыйсә шәраб турсыкны тишәр, һәм шәраб та, турсык та әрәм булыр. Яңа шәрабны яңа турсыкка салалар.
Берәү дә яңа шәрабны иске турсыкка салмый, чөнки яңа шәраб турсыкны тишәр һәм шәраб та агып бетәр, турсык та әрәм булыр.
«Кырык ел буе Мин, Раббы, сезне чүл буйлап йөрттем, тик сезнең өс киемегез дә, аяк киемегез дә тузмады.
Менә бу икмәкне сезнең янга килергә чыккан көнне өйләребездән әле җылы килеш алып киткән идек, ә хәзер ул әнә кибеп-күгәреп бетте.
Исраилиләр аларның юл ризыкларын кабып карадылар, әмма Раббы белән киңәшеп тормадылар.
хәйлә корды: алар ризык хәстәрләделәр дә, тузып беткән капчыкларын вә кырык ямаулы шәраб турсыкларын ишәкләренең сыртына салып, юлга чыктылар.
Аларның ямау салынган аяк киемнәре теткәләнеп, өс киемнәре тузып, юлда ашарга алган икмәкләре кибеп-күгәреп беткән иде.