Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 9:11 - Изге Язма

11 Илебез өлкәннәре, халкыбыз, бу хакта ишетеп, безгә мондый бурыч йөкләде: «Юлда ашарга ризык алыгыз да, барып, шул халык белән очрашыгыз һәм аларга: „Без – сезнең колларыгыз, безнең белән килешү төзегез“, – дип әйтегез».

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 9:11
9 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Шулай ук көмешне дә үзегез белән икеләтә артыграк алыгыз: капчыкларыгыз авызына салып җибәрелгән көмешне үз кулларыгыз белән кире кайтарып бирегез. Мөгаен, ул көмешләр берәр ялгышлык белән генә салынган булгандыр.


Шуннан соң патша сарае өчен җаваплы кеше, шәһәр башлыгы, өлкәннәр һәм тәрбиячеләр: – Без – синең хезмәтчеләрең, нәрсә әйтсәң, шуны эшләрбез. Без берәүне дә патша итеп билгеләмибез; үзең ничек телисең, шулай эшлә, – дип, Еһүгә йомышчыларын җибәрделәр.


Патшаның әмере һәм фәрманы барып җиткән һәр өлкәдә һәм һәр шәһәрдә яһүдиләр, мәҗлес корып, шатланышып бәйрәм иттеләр. Патшалыкта яшәүче кавемнәр арасыннан байтак кешеләр, яһүдиләрдән куркып, үзләрен яһүди дип белдерделәр.


– Станны йөреп чыгып, халыкка: «Юлда ашар өчен, ризык хәстәрләгез, чөнки ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезгә биләмәгә бирә торган җирләрне алыр өчен, өч көннән Үрдүн елгасын кичәрсез», – дип белдерегез.


Үрдүн аръягындагы амориләрнең ике патшасына – Хишбун патшасы Сихонга вә Аштаротта яшәгән Башан патшасы Огка – ниләр кылганын ишетеп беләбез.


Менә бу икмәкне сезнең янга килергә чыккан көнне өйләребездән әле җылы килеш алып киткән идек, ә хәзер ул әнә кибеп-күгәреп бетте.


– Без синең колларың! – диде алар Ешуага. Ул исә: – Кемнәр сез һәм кайлардан килүегез? – дип сорады.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ