Ешуа 9:1 - Изге Язма1 Әлеге вакыйгалар турында ишетеп, Үрдүннән көнбатыштагы таулы-калкулыклы урыннарда вә Бөек Диңгез яры буйлап Ливанга кадәр сузылган җирләрдә яшәүче хитти, амори, кәнгани, фәризи, хивви, явүси патшалары အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Исраилиләр елганы кичеп чыга алсын өчен, Раббының Үрдүн суларын туктатуы турындагы хәбәр Үрдүннән көнбатышта яшәүче амориләрнең һәм диңгез буйларында җирләшкән кәнганиләрнең патшаларына килеп ирешеп, аларның йөрәкләре куркудан туктап калгандай булды, һәм исраилиләргә каршы чыгарга берсенең дә кыюлыгы җитмәде.