Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 7:5 - Изге Язма

5 Исраилиләрне шәһәр капкасыннан алып, таш чыгара торган урынга җиткәнче тау битләве буйлап куа килгәндә, Гай сугышчылары аларның утыз алты кешесен үтерде. Шушы вакыйгадан соң исраилиләрнең йөрәкләре өзелеп төшкәндәй булды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 7:5
10 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Кичләрен алар әйләнеп кайтып, этләр кебек, шәһәр буйлап улашып йөриләр.


Шуңа күрә бар кешенең кулы салынып төшәр, һәр кешенең йөрәге куркудан туктап калыр.


Синнән: «Нигә сыкранасың?» – дип сорарлар, син: «Алда көткән хәбәрдән, – диярсең. – Шуннан соң һәр йөрәк эрер, барлык куллар салынып төшәр, һәртөрле рух хәлдән таяр, тезләр су өсте кебек дерелдәп торыр. Шул көннәр якынлаша, болар һәммәсе дә булачак». Бу – Хуҗа-Раббы сүзе.


Исән калганнарыгызны дошман җирендә шомга салырмын, һәм алар, яфрак селкенгән тавыштан да котлары алынып, сугыштан качкан кебек качарлар һәм, һичкем куа килмәсә дә, куркудан егылырлар.


Ниневә таланган, бушап калган, тәмам бөлгән! Куркудан йөрәкләр туктап кала, тез буыннары калтырый; гәүдәләр дер-дер килә, йөзләр ап-ак.


ә анда яшәүче амориләр сезгә каршы сугышка чыктылар да, умарта күче кебек ябырылып, сезне Сәгыйрьдән Хормага кадәр куып бардылар һәм җиңделәр.


Бу хакта мәгълүм булганнан соң, йөрәгебезнең хәле китте, һәммәбезнең рухы төште, чөнки сезнең Раббы Аллагыз югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, бердәнбер Аллаһыдыр.


болай диде: – Бу җирләрне Раббының сезгә бирүе мәгълүм миңа, шуңа күрә сездән котыбыз алынып тора – илдәге бар халык куркудан калтырап төште.


Исраилиләр елганы кичеп чыга алсын өчен, Раббының Үрдүн суларын туктатуы турындагы хәбәр Үрдүннән көнбатышта яшәүче амориләрнең һәм диңгез буйларында җирләшкән кәнганиләрнең патшаларына килеп ирешеп, аларның йөрәкләре куркудан туктап калгандай булды, һәм исраилиләргә каршы чыгарга берсенең дә кыюлыгы җитмәде.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ