4 Шулай итеп, өч меңгә якын гаскәри сугыш сәфәренә китеп барды, тик алар Гай халкыннан куркып качарга мәҗбүр булдылар.
Бер кеше янаса, меңегез куркып качар, биш кеше янаса, барыгыз да чабарсыз. Ә исәннәр – тау башындагы колга, калкулыктагы байрак кебек ялгыз калыр».
Ләкин гаеп эшләрегез Аллагыз белән сезнең арада киртә булды, кылган гөнаһларыгыз Аның йөзен сездән яшерде, шуңа күрә Ул сезне ишетми.
Ачулы карашымны сезгә юнәлткәч, сез дошманнарыгыз алдында җиңелерсез – алар сезнең өстән хакимлек итәр, һәм сез шулкадәр куркак булырсыз ки, эзәрлекләүче булмаганда да качарсыз.
Раббы сезне дошманнарыгыздан җиңдерер; аларга каршы бер юлдан барсагыз, алардан җиде якка таралып качарсыз. Сезнең бәла-казаларыгызны күреп, җир йөзендәге барлык халыклар куркуга калырлар.
Әгәр Исраилнең Кыясы Үз халкыннан йөз чөермәсә, Раббылары аларны дошманнарына тапшырмаса, ничек инде бер кеше мең кешене куа алсын, ике кеше ун мең кешене качырсын?!
кайтканнан соң, Ешуа янына килеп: – Бөтен гаскәрне кузгатып, Гайга баруның хаҗәте юк. Ике-өч мең сугышчы барса, шәһәрне яулап алыр өчен шул җитә; анда халык күп түгел, әлеге сугыш сәфәре белән бар халыкның хәлен алма, – дип әйттеләр.