23 Яшерелгән әйберләрне алып килеп, Ешуа белән исраилиләр каршына, Раббы алдына таратып салдылар.
Бөтен әйберләремне карап-тикшереп чыктың, арадан синеке дигәне табылдымы соң?! Табылса, әнә синең һәм минем кардәш-туганнар каршысына чыгарып куй, икебезнең арасын алар хөкем итсен.
Ешуа үзенең кешеләрен җибәреп, алар Аханның чатырына йөгерделәр һәм әлеге әйберләрне табып алдылар; көмеш иң аска салынган иде.
Шуннан Ешуа һәм барча исраилиләр, Зерах углы Аханны, көмешне, затлы өс киемен, алтын кисәген, Аханның кыз-угылларын, аның үгезләрен, ишәкләрен, сарыкларын, чатырын – булган бар мөлкәтен алып, Ахор үзәненә китерделәр.