18 Шуннан Ешуа Зәбди гаиләсендәге ирләргә берәмләп килергә әмер итте, һәм Раббы Яһүдә ыругыннан булган Зерах углы Зәбдидән туган Кәрми углы Аханны атады.
Гөнаһлылар бәла-казага калыр, ә тәкъва кешеләр бәрәкәт табар.
Исраилнең халкы, патшалары, түрәләре, руханилары, пәйгамбәрләре, тотылган карак кебек, оятка калдылар.
– Әгәр шулай эшләмәсәгез, Раббы алдында гөнаһ кылган саналырсыз, һәм белегез: шул чакта җәзасыз калмассыз!
Аннары Ешуа бер-бер артлы Яһүдә ыругындагы нәсел-йортларга килергә әмер итте, һәм Раббы Зерах нәселен атады. Шуннан Ешуа бер-бер артлы Зерах гаиләләренә килергә әмер итте, һәм Раббы Зәбди гаиләсен атады.
– Углым Йонатан белән миңа жирәбә салыгыз, – диде Шаул. Жирәбә Йонатанга чыкты.