Ешуа 6:6 - Изге Язма6 Халыкка исә ул: – Шәһәрне әйләнеп чыгыгыз, Раббы сандыгы алдыннан кораллы гаскәриләр барсын, – диде. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
халыкка мондый боерык ирештерделәр: – Раббы Аллагызның Килешү сандыгын һәм аны күтәреп баручы левиләрдән булган руханиларны күрүгә, урыныгыздан кузгалып, кайсы юлдан барасын белер өчен, алар артыннан иярегез, чөнки моңарчы сезнең ул юлдан йөргәнегез булмады. Ләкин сезнең белән сандык арасында ике мең терсәк ара калырга тиеш – сандыкка якын килмәгез.
Исән калган сугышчылар исә үзләренең станына әйләнеп кайтты. Исраил өлкәннәре шунда: – Ни сәбәпле Раббы пелештиләр гаскәренә безне җиңәргә ирек куйды икән? Шилоһтан Раббы сандыгын алып килик әйдә, яу кырында сандык безнең арада булса, ул безне дошман кулыннан саклап кала алыр, – диделәр дә, Шилоһка кешеләр җибәреп, Килешү сандыгын китерттеләр. Керубим сыннары уртасында Күкләр Хуҗасы Раббының тәхете торган әлеге сандыкны Элинең ике углы – Хөпни белән Пинхәс тә озата килгән иде.