Ешуа 6:4 - Изге Язма4 Быргы тавышы яңгырауга, бар гаскәрегез сөрән салып кычкырырга тотынсын; шулвакыт Әрихә диварлары нигезенә кадәр җимерелеп төшәр, һәм сез төрле яктан берьюлы шәһәргә керерсез. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Шуның өчен җиде үгез, җиде сарык тәкәсе алыгыз да колым Әюбкә барыгыз. Шул малларны үзегез өчен тулаем яндыру корбаны итеп китерегез. Колым Әюб Минем алда сезнең хакка дога кылыр, һәм Мин аның догасын кабул итәрмен – ахмаклыгыгыз өчен, Минем турыда колым Әюб кебек дөрес сөйләмәгәнегез өчен җәзага тартмамын.
Яхъядан Асия өлкәсендәге иман итүчеләрнең җиде бердәмлегенә: хәзер Бар, Булган һәм Булачак Заттан, Аның тәхете каршында торучы җиде рухтан, шулай ук Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт вә иминлек булсын. Үлгәннәр арасыннан беренче булып терелеп торган Мәсих – тугры Шаһит, җирдәге патшаларның Башлыгы. Аңа, безне сөюче һәм гөнаһларыбыздан Үзенең каны белән азат кылып,