Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 6:25 - Изге Язма

25 Әнә шул чакта Ешуа: – Әрихә каласын яңабаштан төзегән кешегә Раббының каргышы төшәр! Шәһәр нигезен ул беренче углының җаны бәрабәренә салыр, шәһәр капкасын төпчек углының җаны бәрабәренә куяр! – дип, катгый кисәтеп куйды.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 6:25
11 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Салмон – Рәхәбтән туган Богазның, Богаз – Руттан туган Обиднең, Обид – Ишайның,


Раббы исемен телгә алып, Аңа мөрәҗәгать иткән һәркем котылачак».


Иман аркылы бозык хатын Рәхәб, Исраил шымчыларын дус дип кабул иткәнгә күрә, Аллаһыны тыңламаучылар белән бергә үлмичә котылып калган.


Хәбәрчеләрне сыендырып һәм аларга башка юлдан качарга ярдәм итеп, фахишә Рәхәб тә кылган гамәленә карап, Аллаһы тарафыннан акланган.


Нун углы Ешуа, әлеге җирләрне һәм бигрәк тә Әрихә шәһәрен күзәтеп-тикшереп кайтыр өчен, Ситтимнән яшертен генә үзенең ике шымчысын җибәрде. Ике егет, юлга кузгалып, Рәхәб исемле уйнашчы хатынның өенә килделәр һәм шунда төн кунарга калдылар.


Әмма хатын, әлеге ике шымчыны яшереп, патша йомышчыларына: – Әйе, ул кешеләр килгән иде минем янга, ләкин мин аларның кайдан икәнлеген белмәдем.


(Чынлыкта исә ул аларны түбәдәге җитен көлтәләре арасына кертеп яшергән иде.)


Тагын унике ташны Ешуа Үрдүн елгасының уртасына – Килешү сандыгын күтәреп баручы руханилар басып торган урынга куйдырды. Ул ташлар әле дә шундадыр.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ