Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 6:24 - Изге Язма

24 Фахишә хатын Рәхәбне, аның гаиләсен һәм бөтен нәсел-нәсәбен исә Ешуа аяды, чөнки Әрихә шәһәрен карап-күзәтеп кайтыр өчен Ешуа җибәргән шымчыларны шушы хатын яшереп алып калган иде. Рәхәбнең нәселе әле дә исраилиләр арасында яши бирә.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 6:24
13 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Хезмәтчеләренең бик нык мәсхәрә ителүен ишеткәч, Давыт «Сакалыгыз җиткәнче Әрихәдә калыгыз, шуннан соң гына өегезгә кайтырсыз» дигән боерыгын ирештерер өчен, алар каршына хәбәрчеләрен юллады.


һәм Раббы йорты белән патша сараен, Иерусалимдәге барлык йортларны – барча зур йортларны яндырып бетерде.


Давыт патша башка халыклардан – эдоми, мәаби, аммони, пелешти һәм амалыкыйлардан тартып алган көмеш вә алтын белән бергә әлеге савытларны Раббыга багышлады.


мидьяниләр яшәгән барлык шәһәр һәм торак урыннарын яндырдылар.


Шәһәр мәйданы уртасына бар байлыкны җыеп китерегез һәм Раббы Аллагызга тулаем яндыру корбаны итеп шәһәрне, бөтен байлыкны утта яндырыгыз. Ул мәңгелек хәрабәлектә булырга тиеш, бервакытта да яңадан күтәрелергә тиеш түгел.


Юк ителергә тиешле нәрсәләрдән бернәрсәне дә үзегезгә алмагыз. Шулай эшләсәгез, Раббы Үзенең ярсуын басар, сезгә шәфкать күрсәтер һәм, ата-бабаларыгызга ант иткәнчә, халкыгызны ишле итәр,


Раббы Аллагыз сезгә биләмә итеп бирәсе җирдәге халыкларның шәһәрләрендә исә бер җан иясен дә исән калдырмагыз.


Биредә яшәүчеләрнең барысын кылычтан уздырып, бер җан иясен дә калдырмыйча кырып бетергәннән соң, Ешуа Хатсорга ут салды.


Быргы тавышы ишетелде, һәм халык кычкырырга тотынды. Быргы тавышын ишетүгә, халык сөрәнли башлады, һәм шәһәр дивары нигезенә кадәр җимерелеп төште. Халык төрле яктан шәһәр эченә ыргылды һәм аны яулап алды.


Әнә шул чакта Ешуа: – Әрихә каласын яңабаштан төзегән кешегә Раббының каргышы төшәр! Шәһәр нигезен ул беренче углының җаны бәрабәренә салыр, шәһәр капкасын төпчек углының җаны бәрабәренә куяр! – дип, катгый кисәтеп куйды.


Ешуа, Гайны яндырып, аны мәңгегә хәрабә өеменә әйләндерде; шәһәр шулай бүгенге көнгә кадәр вәйран булып ята.


Син күргән ун мөгез һәм җанвар фахишәгә нәфрәтләнәчәк һәм аны бөлгенлеккә төшерәчәк, ялангач калдырачак, аның тәнен ашаячак һәм аны утта яндырачак.


Шуңа күрә аңа бер көндә бәла-казалар – үлем, хәсрәт, ачлык киләчәк. Ул утта яндырылачак, чөнки аны хөкем итүче Раббы Аллаһы кодрәтле!»


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ