20 Шәһәрдә Раббыга багышланган җан иясенең барчасын – ир-атны, хатын-кызны, балаларны, карт-корыны, шулай ук үгез, сарык, ишәк затын кылычтан уздырдылар.
һәм, яһүдиләр оран салуга, Аллаһы Абия һәм яһүдиләрнең күз алдында Яробамны да, бөтен исраилиләрне дә тар-мар итте.
ныгытылган шәһәрләргә вә биек манараларга каршы сугышка чакырып, быргы кычкырткан көн бу.
Иман аркылы Исраил кешеләре Әрихә шәһәрен тышкы яктан җиде көн рәттән әйләнеп чыккач, шәһәрне әйләндереп алган диварлар ишелеп төшкән.
Нун углы Ешуа, руханиларны җыеп, аларга: – Раббының Килешү сандыгын алыгыз, ә җиде рухани аның алдыннан быргыларын күтәреп барсын, – диде.
Раббы сандыгы сугышчылар станына килеп җиткәч, исраилиләр шулхәтле көчле тавыш күтәрде ки, беркавым хәтта җир гүләп торды.