14 Җиденче көнне, таң белән кузгалып, әүвәлге тәртиптә шәһәрне җиде тапкыр әйләнеп чыктылар; шәһәрне алар бу көнне генә җиде кат урадылар.
Икенче көнне Ешуа таңнан аягына торып басты – һәм руханилар яңадан сандыкны күтәреп киттеләр.
Шулай итеп, икенче көнне дә шәһәр тирәли бер кат әйләнеп чыгып, кабат станга кайттылар. Шушы хәл алты көн дәвам итте.
Җиденче тапкыр әйләнгәндә, руханиларның быргы тавышы ишетелүгә, Ешуа халыкка: – Сөрәнләгез! Чөнки Раббы шәһәрне сезнең кулга тапшыра! – дип әмер бирде. –
Килешү сандыгы алдыннан исә кулларына мөгез быргы тоткан җиде рухани атласын. Җиденче көнне руханиларның быргы тавышлары астында шәһәрне җиде кат әйләнеп чыгыгыз.