12 Сандык алдыннан быргыларын кычкыртып җиде рухани атлады; иң алдан кораллы гаскәриләр, ә сандык артыннан кораллы сакчылар барды; бертуктамый быргы тавышлары яңгырады.
Ибраһим иртән таң белән торды, ишәген иярләде, корбанлык учагы өчен утын ярды да, углы Исхакны һәм үзенең ике колын ияртеп, Аллаһы күрсәткән җиргә карап, юлга чыкты.
Раббының Килешү сандыгын күтәреп йөртүче левиләргә болай диде:
Ешуа һәм исраилиләр иртә таңда Шиттимнән кузгалдылар һәм, Үрдүн буена җитеп, елганың аръягына чыкканчы дип, бу як ярда чатырларын кордылар.
Икенче көнне Ешуа таңнан аягына торып басты – һәм руханилар яңадан сандыкны күтәреп киттеләр.
Шулай итеп, икенче көнне дә шәһәр тирәли бер кат әйләнеп чыгып, кабат станга кайттылар. Шушы хәл алты көн дәвам итте.
Иртәгесен исраилиләр Гибга янына килеп тупландылар