10 Шул рәвешле, сандык күтәреп, шәһәр тирәли бер кат әйләнеп чыккач, бар халык төнгелеккә станга йокларга кайтты.
Шуңа күрә Хуҗа-Раббы сезгә болай ди: «Менә, Мин Сионга сыналган, бәһасез почмак ташы, нык нигез ташы куям, аңа ышанган кеше икеләнеп калмаячак.
Ул кычкырмас, тавышын күтәрмәс, урамнарда аның тавышы ишетелмәс;
Ул бәхәсләшмәс, кычкырмас, урамнарда тавышын һичкем ишетмәс.
Мин сезгә Атам вәгъдә иткәнне җибәрермен; сез исә, югарыдан кодрәт алганчы, шәһәрдә калыгыз.
Ул исә аларга: – Ата Үз хакимлеге белән билгеләгән вакыт һәм мизгелләрне белү сезнең эшегез түгел, – диде. –
Икенче көнне Ешуа таңнан аягына торып басты – һәм руханилар яңадан сандыкны күтәреп киттеләр.
Ешуа халыкны: – Кычкырмагыз, тавышыгыз чыкмасын, бер сүз дәшмәгез. Вакыты җиткәч, мин әмер итәрмен дә шулвакыт сөрәнләргә тотынырсыз, – дип, алдан кисәтеп куйды.