8 Сөннәткә утыртылган сырхаулы ир-ат халкы сихәтләнгәнче станда булды.
Шулай булды ки, сөннәткә утыртылганнарның сырхаулы өченче көнендә Ягъкубның ике углы, Динәнең агалары Шимун белән Леви, һәркайсы кулына кылыч алып, көтмәгәндә шәһәргә бәреп керделәр һәм барлык ир затларын суеп чыктылар.
Гүр иясе булган исраилиләргә алмашка Раббы аларның угылларын аякка бастыра – чүл сәфәрендә сөннәткә утыртылмаган әнә шул ир-егетләрне Ешуа сөннәтле итә.
Раббы Ешуага: – Бүген Мин сездән Мисырда салынган хурлык тамгасын алып ташладым! – диде. Шуңа күрә әлеге урын бүген дә Гилгәл дип атала.