12 Шушы җирләрнең җимеше белән туклана башлагач, манна инде бүтән яумас булды. Шуннан соң исраилиләр маннаны күрмәде – ул елны алар Кәнган җирендә өлгергән уңыштан ризыкландылар.
Халык үзе урнашачак урынга – Кәнган җиренең чикләренә килеп җиткәнче, кырык ел дәвамында шушы манна белән тукланды.
Яхшы кеше оныкларына да мирас калдыра, ә гөнаһлының байлыгы тәкъва кешеләр файдасына булыр.
Мин сезне үзегез үстермәгәнне урырга җибәрдем, анда башкалар эшләгән иде, ә сез аларның хезмәт уңышын җыясыз, – диде Гайсә аларга.
Икенче көнне алар шушы җирнең җимешләреннән авыз иттеләр: төче күмәч пешерделәр, орлык кыздырдылар.