Ешуа 3:6 - Изге Язма6 Руханиларга ул: – Килешү сандыгын алыгыз да халык алдыннан барыгыз, – диде. Руханилар, сандыкны күтәреп, халык алдыннан киттеләр. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
халыкка мондый боерык ирештерделәр: – Раббы Аллагызның Килешү сандыгын һәм аны күтәреп баручы левиләрдән булган руханиларны күрүгә, урыныгыздан кузгалып, кайсы юлдан барасын белер өчен, алар артыннан иярегез, чөнки моңарчы сезнең ул юлдан йөргәнегез булмады. Ләкин сезнең белән сандык арасында ике мең терсәк ара калырга тиеш – сандыкка якын килмәгез.