Ешуа 3:16 - Изге Язма16 елганың югары агымындагы сулар Сартан янындагы Адама шәһәренә кадәр шактый зур арада дивар сыман булып туктап калды; ә түбән агымдагы сулар Тозлы диңгезгә агып бетте, һәм бар халык Әрихә шәһәре турысында Үрдүн елгасын кичә башлады. အခန်းကိုကြည့်ပါ။ |
Исраилиләр елганы кичеп чыга алсын өчен, Раббының Үрдүн суларын туктатуы турындагы хәбәр Үрдүннән көнбатышта яшәүче амориләрнең һәм диңгез буйларында җирләшкән кәнганиләрнең патшаларына килеп ирешеп, аларның йөрәкләре куркудан туктап калгандай булды, һәм исраилиләргә каршы чыгарга берсенең дә кыюлыгы җитмәде.
Берьюлы өч йөз быргы кычкырта башлауга, стандагы Мидьян сугышчылары, кылычларын күтәреп, бер-берсенә ташланды. Бу – Раббы кодрәте белән эшләнде. Аннары дошман гаскәрләре Серера тарафына, Бәйт-Шиттага таба качарга тотынды. Алар шулай Таббат янындагы Әбел-Мехола шәһәренең чигенә җиткәнче чаба бирделәр.