Biblia Todo Logo
အွန်လိုင်း သမ္မာကျမ်းစာ

- ကြော်ငြာတွေ -




Ешуа 24:7 - Изге Язма

7 Ата-бабаларыгыз шунда Раббыга ялынып-ялваргач, Раббы мисырлыларны сездән караңгылык пәрдәсе белән аерды һәм, диңгез суларын җибәреп, аларны дулкын астында күмеп калдырды. Мисырлылар белән ни-нәрсә кылганымны сез үз күзләрегез белән күреп тордыгыз. Аннары сез байтак гомерләр чүлдә көн күрдегез.

အခန်းကိုကြည့်ပါ။ ကော်ပီ




Ешуа 24:7
14 ပူးပေါင်းရင်းမြစ်များ  

Фиргавен якынлаша төшкәч, Исраил халкы үзен куа чыккан мисырлыларны күреп алды. Исраилиләр бик нык курыктылар һәм, ярдәм сорап, Раббыга ялвардылар.


Мисыр гаскәре белән Исраил гаскәре арасында тора башлады. Болыт төн буена исраилиләргә яктылык бирде, ә мисырлылар ягында караңгылык хөкем сөрде. Шуңа күрә алар төн буе бер-берсенә якыная алмадылар.


Исраилиләр, Раббының мисырлыларга каршы күрсәткән кодрәтенә шаһит булгач, Раббыдан куркып, Аны хөрмәт иттеләр, һәм Аңа да, Аның колы Мусага да ышандылар.


Шуннан соң сез, Кадышта калып, озак вакыт шунда яшәдегез.


Кадыш-Барниадан чыгып китүебезгә утыз сигез ел булды – инде менә Зеред үзәнен кичтек һәм, Раббы вәгъдә иткәнчә, шушы буынның сугышка яраклы барлык ирләре бу вакыт эчендә үлеп бетте.


Муса, бөтен Исраил халкын җыеп, шушы килешүнең шартларын ирештерде: – Мисыр фиргавененә, аның бөтен хезмәтчеләренә һәм җиренә Раббының нәрсә эшләгәнен, бу зур бәла-казаларны һәм гаҗәеп могҗиза-галәмәтләрне сез үз күзләрегез белән күрдегез.


Сез Аның мисырлыларга нинди бәла-казалар китерүен, нинди галәмәтләр, могҗизалар күрсәтүен һәм аларга каршы сугышуын, кулының көч-кодрәтен, курку уятучы бөек эшләрен үзегез күрдегез! Раббы Аллагыз сезгә Мисырда эшләгән кебек, башка нинди дә булса берәр алланың, барып, икенче халык арасыннан аерым халыкны үзенә алырга тырышканы бармы?!


Аллаһы кырык ел буена кемгә ачулы булды соң? Гөнаһ кылып, чүлдә мәет булып калганнарга түгелме?


Раббы сүзен санга сукмаганга, исраилиләр кырык ел дәвамында, Мисырдан киткән чакта яше буенча хәрби хезмәткә яраклы ир-егетләрнең һәммәсе үлеп беткәнче, чүл сахралары буйлап каңгырып йөрергә мәҗбүр булалар. Раббы аларга: «Сөт вә бал агып торган ул җирләрне угылларыгызга бирермен, дип, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән идем, әмма сез ул җирләрне һичкайчан күрмәссез!» – дип әйтеп ант эчкән була.


ကြှနျုပျတို့နောကျလိုကျပါ:

ကြော်ငြာတွေ


ကြော်ငြာတွေ