5 Мин сезнең янга, Мисырга, Муса белән Һарунны җибәрдем һәм шул илгә бәла-казалар яудырдым, аннары сезне аннан алып чыктым.
Раббы аларны күп тапкырлар коткарды, ләкин алар һаман башбаштаклык күрсәттеләр, гөнаһ эшләр кылып һаман түбән тәгәрәделәр.
Исраил халкы – балаларны исәпкә алмаганда, җәяүле алты йөз мең ир-ат – Рәмесестән Суккөткә таба юл тотты.
нәкъ дүрт йөз дә утыз ел тулган көнне Раббының барлык гаскәре Мисырдан чыгып китте.
Ул көнне Раббы кабиләләргә бүленгән Исраил халкын Мисыр җиреннән алып чыкты.
Менә Мин хәзер сине фиргавен янына җибәрәм. Бар һәм Минем халкымны – Исраил халкын – Мисыр җиреннән алып чык!
Алар: «Исраил халкын Мисырдан чыгар!» – дип, Мисыр патшасы, ягъни фиргавен белән сөйләшкән кешеләр.
Сезнең ата-бабаларыгызны Мин Мисырдан Камышлы диңгез буена алып килдем, әмма мисырлылар аларны сугыш арбалары вә атлы гаскәрләре белән эзәрлекли чыкты.