4 Исхакка исә угыллары Ягъкуб белән Эсауны бирдем. Эсауга Мин биләмә җирләре итеп Сәгыйрь тауларын бирдем, ә Ягъкуб һәм аның балалары Мисыр җиренә китеп барды.
Ягъкуб Сәгыйрь җирләрендә, Эдом өлкәсендә яшәгән бертуганы Эсауга алдан ук хәбәрчеләр күндерде.
Эсау (ягъни Эдом) Сәгыйрь тавы буендагы җирләргә барып төпләнде.
Сәгыйрь тавы буенда җирләшкән эдомиләрнең нәсел атасы булган Эсауның шәҗәрәсе түбәндәгечә.
Шуңа күрә Аллаһы: «Аларны юк итәчәкмен!» – диде. Әмма Муса – Аллаһы сайлаган зат – ике арага кереп баскач, Аллаһының ачуы тыелып калды.
Хатының – өеңдәге мул җимешле йөзем агачы кебек, табының тирәли утырышкан угылларың – зәйтүн агачының үсентеләре кебек.
Шулай итеп, Ягъкуб Мисырга күчеп килгән һәм үзе дә, аталарыбыз да үлгәнче шунда яшәгәннәр.